5 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә тормыш куркынычсызлыгы буенча Беренче Республика укучылар конференциясе булып узды. Конференция кысаларында тормыш куркынычсызлыгы буенча фәнни-тикшеренү, фәнни-практик һәм иҗади эшләр тикшерелде.
Бу конференциядә Матюшино урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гаделшина Яна катнашты. Ул “Юл-транспорт куркынычсызлыгы” секциясендә чыгыш ясады. Бу проект тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Конференция нәтиҗәләре буенча, Яна 3 нче мактаулы урынны яулады , диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Аның җитәкчесе Гаделшин Илгизәр Әнвәр улына Мактау хаты бирелә. Янаны уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз һәм аңа яңа уңышлар телибез.