Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Киләсе ял көннәрендә традицион чаңгы ярышлары узачагын исегезгә төшерәбез.
Бу ярышлар массакүләм спортны популярлаштыру һәм районда сәламәтләндерү хәрәкәтен җанландыру өчен үткәрелә.
Ярыш көненең тәртибе:
9.30 – регистрация;
9.50 – тантаналы ачылыш;
10.00 – VIP – чабыш;
10.10 нан 11.15 кә кадәр төрле яшьтәге ирләр һәм хатын-кызлар чабышы;
11.30 - җиңүчеләрне бүләкләү.
Бәйрәм вакытында музыкаль номерлар да яңгырап торачак.
Барыгызны да бу чарага чакырып калабыз.