Эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 4% ка артты

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Индексация аркасында Татарстанда картлык буенча страховой пенсия 12 525 сум тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез: 2015 нче елдан страховой пенсияләрнең индексациясе пенсион балл индексациясе бәясе аша тормышка ашырыла. Бу сан 2016 нчы елның 1 нче февраленнән 74 сум 41 тиенгә арта.

Ә ай саен килә торган акча льготалы пенсионерларга ЕДВ размеры 7 % ка артачак. Алар 356 мең кеше. Мондый льготалар эшләмәүче пенсионерлар өчен генә таралган.

Пенсионерлар үзләренең хезмәт итү вакытының сроклары турындагы мәгълүматларны истә тотып, гариза язарга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International