8 нче февральдә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР ның экономика һәм прмышленность, сәүдә Министрлыгы коллегиясендә катнашты. Коллегия Президент Р. Миннеханов җитәкчелеге астында барды. Аның эшендә премьер-министр И.Халиков, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мшхәмәтшин, РФ ның Дәүләт Советнигы М.Шәймиев та катнашты.
Промышленность һәм сәүдә Министрлыгы хәбәр иткәнчә, җитештерү товарларының иң күп өлеше нефтехимия комплексы аркасында тормышка ашырыла. Ул 1 трлн. 131 млрд. 300 млн. сум тәшкил итә.
Татарстандагы товар обороты 2015 нче елда 776,2 млрд. сум тәшкил иткән.
Экономика Министры А.Задунов әйтүенчә, татарстанлыларның реаль акча доходы 6,8 % ка төшкән. Ә халыкның банклардагы вкладлары 30 % ка арткан. Бу да бик яхшы инвестиция ресурсы булып тора.