Бөгелмә шәһәрендә юниорларның авыр атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлары булып узды.
Анда округтан 13 команда катнашты. Команда зачетында Татарстан беренче урынга чыкты. Бу команда составында безнең районның Печище мәктәбе укучылары апалы-сеңелле Голубиналар да бар иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча алар икесе дә Европа чемпионыннан калышып, 2 нче урынны яуладылар.
Кызларны һәм аларның тренерлары Р.Мансуровны җиңүләре белән котлыйбыз!