Мандалотерапия

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген картлар һәм инвалидлар йортының психологы Ю. Лыкина интернатта яшәүчеләргә мандалотерапия дигән яңа технология өйрәтте.

Аның максаты - бу терапеяне кулланып кеше психологясенә йогынты ясап буламы икәненә төшенү. Башта интернатта яшәүчеләр мандал төшенчәсенең тарихын тыңладылар, аннан соң аны тормышта куллану ысулларын өйрәнделәр. Һәрберсе рәсемнәр кулланып, үз-үзләрен ачмакчы булды. Аның үз теле бар, аңа төшенгәч кенә, син үзеңне тоя һәм үзгәртә аласың.

Бер-берсенең рәсемнәрен анализлап, бәя биргәч кенә аңлашылды: психотерапевт мандал психиканы уңай якка борырга һәм сәламәтләндерүгә ярдәм итә икән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International