РФ ның торак Кодексы 35 нче маддәсе нигезндә кешене тора торган йортыннан кайсы вакытта куып чыгарырга мөмкин?
1. Әгәр гражданинның бу йортта яшәүгә рөхсәт килешүе тәмамланса.
2. Әгәр гражданин даими рәвештә күршеләр алдында хокукларны һәм законнарны бозып, үзе яшәгән урынны тәртиптә тотмаса.
3. Әгәр вакытлыча торакны тотып, йорт хуҗасына срогында бурычларын түләмәсә, суд андыйларны торактан азат итә.