Бүген районыбызда яшәүче татарлар тормышын өйрәнергә «ТНВ Планета» килеп китте. Кунаклар Макыл авылында узган алтын юбилярлар Багавиевлар гаиләсен, яңа төзелгән «Кояшкай» балалар бакчасында татарчага өйрәтүнең торышын, райондагы татар җыр-бию коллективлары эшчәнлеген, дин учаклары эшен төшерделәр.
Һәр төшерелгән вакыйгага коллективлар ныклап хәзерләнгән, үзләрен төрле яктан күрсәтеп, эшнең уңышлы баруын дәлилләделәр.
“Иделкәй” төркеме төрле жанрларда чыгыш ясады. Аларга алмашка килә торган “Чишмә” балалар коллективы да читтә калмады: җыр җырладылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, олылар бергә җырлы-биюле уенда катнашты, курайда уйнадылар.