Президент Иннополисның киләчәге турында

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

“Информатизациянең киләчәге Иннополим кулында һәм аның үсеше өчен”, - диде Президент Р.Миннеханов. Бу сүзләрне ул ТР ның Информатизация Министрлыгы коллегиясендәге чыгышында сөйләде.

Коллегиядә “Россия Почтасы” генераль директоры Д.Страшнов, Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советы рәисе М.Шакиров һәм Президент Аппараты вәкилләре катнашты.

Фойеда информатизация өлкәсендәге иң яңа технология үрнәкләреннән күргәзмә дә бар иде.

Р.Шәйхетдинов бүгенге көндә edu.tatar.ru порталында 900 мең пользователь барлыгына басым ясады. Аның социаль-экономик эффекты 7 млрд.сум тәшкил итә.

Официаль саннарга караганда Россиядә 1 млн IT – белгечләр җитми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International