Бүген район Советы залында ТР ның халыкны социаль яклау һәм эшле итү Министры Эльмира Зарипова катнашында күп балалы һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартлары тудыру мәсҗьләләре буенча зона утырышы булды.
Аның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов, Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов һәм Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының бу өлкәгә караган җитәкчеләре, белгечләре катнашты.
Һәр районның әлеге эш өчен җаваплы урынбасарлары районда бара торган эшләр турында чыгыш ясады.
Алга таба мондый гаиләләрнең ата-аналары белән эш, эчкечелеккә, эшсезлеккә каршы көрәш мәсьәләләренә басым ясалды.