Макыл авыл җирлегендә авыллардагы хәрби хезмәт итү мәсьәләләре һәм аларны учетка кую белән шөгыльләнүчеләрнең Район военкомат бүлеге вәкиле Н.Ширягин белән очрашуы булып узды.
Белгеч барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм “Контракт буенча хезмәт итү. 100 сорау һәм җавап” дигән брошюра белән танышырга тәкъдим итте.
Ул мәгълүматлар белән кызыксынучылар Макыл китапхнәсенә мөрәҗәгать итә ала.