Югары Ослан районы сайты тагын беренчеләр сафында

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Югары Ослан районы сайты республиканың район һәм шәһәр сайтлары арасында тагын беренчеләр сафында. Бу хакта бүген ТР ның информатизация Министрлыгы коллегиясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Президенты Р.Миннеханов бу лаеклы эш өчен район башлыгы М.Зиатдиновка бүләк тапшырды.  Бу районның әлеге өлкәдә эшен беренче таныту гына түгел. Җиңүләр моңа кадәр дә булды.

Сайтлар белән яхшы эшләре өчен Актаныш районы – беренче, Саба районы – икенче урынны яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International