Макыл амбулаториясендә ачык ишекләр көне

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Узган шимбәдә Макыл амбулаториясендә “Ак халатлы фәрештәләр” дигән темага булачак табиблар  тәрбияләү  буенча ачык ишекләр көне булып узды.

Макыл укучылары белән Казан медицина университеты студенты Адилә Зиннурова очрашты һәм үзенең программасын булачак студентларга багышлады: университет тормышы, яңа предметлар, яңа мөмкинлекләр белән таныштырды.

Очрашуны баш врач урынбасары Дана Зарипова дәвам итте. Ул медицина өлкәсендәге үзгәрешләр, максатчан программалар белән һәм бу профессиянең үзенчәлекләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International