Югары Ослан районында 1 нче февральдән Туган тел айлыгы башланып китте. Ул айлык вакытында уза торган чаралар районда яшәүче халыкны да, мәктәп укучыларын да туган телебезне өйрәнергә, дәүләт теле буларак саклап калырга, традиция һәм йолаларыбызны онытмаска, бер-береңә игътибарлы һәм түземле булуга, туган телебезне яратуга юнәлдерелгән. Анда:
- Туган телгә багышланган класс сәгатьләре, язучылар белән очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-музыкаль кичәләр, газета битләрендә мәкаләләр, музей һәм театрларга сәяхәтләр һ.б, һ.б. керә, - ди Гөлгенә Дәүләтшина.
- Шул айлык кысаларында районыбызда кунакта “ТНВ Планета” телекомпаниясе кунакта булып китте. Алар татар җәмгыятен, аның мөхитен, башкарган эшләрен, яхшы холыклы, эшчән халкын төшереп китте.
- Макылдан Баһавиевлар гаиләсен, яңа ачылган “Кояшкай” балалар бакчасын, “Иделкәй” халык ансамблен һәм Ослан мәчетендә уза торган чараларны бу көннәрдә “ТНВ Планета” каналында күрә аласыз.