Республиканың яшьләр һәм спорт Министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2016 нчы елда беренче волейбол уеннары Иннополис шәһәрендә башланып китте. Бу турнирда шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре һәм Иннополис университеты студентлары катнашты. Уеннарда Иннополис мэры Егор Иванов та ярышты.
Уен йомгаклары буенча 1 нче урынга архитектор һәм дизайнерлар командасы, 2 нче урынга – Университет хезмәткәрләре, 3 нче урынга АО Иннополис чыкты. Алар барысы да кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
Бу ярышлар алга таба да шунда дәвам итәчәк. Уенда катнашу һәм җиңү серләре буенча “Зенит” һәм “Динамо” профессионаллары мастер-класслар күрсәтәчәк.