Республика күләмендә узган “Авыл җирлекләренең иң яхшы китапханәсе” номинациясе буенча җиңүче Югары Ослан районы Октябрьский авыл китапханәсе булып чыкты.
Бу җиңү өчен бирелгән акчаларга китапханә яңа оргтехника: ноутбук, күпфункцияле центр, фотоаппарат, колонкалар, киштәләр, балалар өстәле һәм диван белән җиһазландырылды.
Яңа мебельләр һәм техника куйгач, китапханә бөтенләй матурланып китте. Эшләргә дә эшләргә хәзер!