Югары Ослан полициясе хезмәткәрләре Түбән күл авылында яшәүче 26 яшьлек кешенең өеннән законсыз сакланучы аучы мылтыгы таптылар.
Хәзерге вакытта бу вакыйга буенча җинаять эше ачылу мәсьәләсе куелды. Республикада Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен законсыз саклана торган коралларны үз теләгең белән органнарга тапшыру, аларны бүләкләү буенча эш алып барыла. Материаль бүләкләү размерлары 500 дән 1 500 сумны тәшкил итә.