Путин бүләге

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе


Бүген Петров Вениамин Петровичны 90 яшьлеге белән район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Аның белән бергә ветеранны тәбрик итәргә ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков та килгән иде.

Вениамин Петрович Чуваш Республикасында туып үсә. Сугыш елларында 137 нче атучылар полкында хезмәт итә, ефрейтор була. Бик күп бүләкләр иясе.

Сугыштан соң Казан елга портына эшкә урнаша һәм анда 8 ел кранчы булып эшли. Аннан соң Югары Осланга кайтып пенсиягә чаклы слесарь була.

Үзенең хатыны белән бергә 52 ел гомер кичерә. Ике малай үстерә., 4 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Ветеранга Россия Президенты В.Путинныж открыткасын ёщм башка бълщклщр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International