ООО «Стройград» бик тиз рәвештә Макыл авылы клубына ремонт ясый.
Әле күптән түгел авылның халык җыены шул бинада узган иде, ә бүген анда чынлап торып төзелеш-ремонт эшләре җәелдерелгән.
Хәзерге көндә идәннәрне куптару, штукатурканы җимерү эшләре бара.
Шул ук вакытта электр белән тәэмин итү буенча да эшлиләр.