“Кадерле Людмила Сергеевна! Сезгә кайнар сәламнәр белән хат язучы укучы... “Бәхет телим”... “Безне өлкән кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтәләр”... “Тормышыгызда гел матур мизгелләр генә булып торсын”...
Бу юллар “Йөрәетән-йөрәккә” дигән акциядә катнашучы балаларның открытка һәм хатларыннан.
Гашыйклар көненә укучылар тарафыннан шундый открыткалар ясап, кешеләргә бүләк итәргә дигән карар чыккан иде. Балалар моны чын күңелдән башкарды: районның картлар һәм инвалидлар йортына барып һәр өлкән кешенең күңелен күрделәр.