Психологик десант

2016 елның 12 феврале, җомга

Районның пстихологик оешмасы 2015 нче елның октябреннән  генә эшли башлады. Шуннан бирле логопед, социаль педагог, психолог 3 мәктәп һәм 1 балалар бакчасына психологик десант  белән чыктылар.

Белгечләр 11 нче сыйныфларда тренинглар, 5 нче сыйныфта  күмәклелек турында , ә педагоглар белән эмоцияләрне профилактикалау кебек тестлар уздырдылар.

Ә мәктәпләр андый балалар турынданы мәгълүматларны туплады, ата-аналар белән эш алып барды.

Муниципаль психологик хезмәт район Башкарма комитеты карары нигезендә ачылган. Хәзерге вакытта бу Үзәкнең базасы – Югары Ослан урта мәктәбе. Алга таба ул Печище мәктәбенә күчәчәк. Инде барлык кирәкле җиһаз кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International