Парламент дәресе

2016 елның 12 феврале, җомга

Бүген район башлыгы Марат Зиятдинов һәм мәгариф бүлеге башлыгы В.Касыймов Югары Ослан гимназиясендә узган парламент дәресендә катнаштылар.

Тарих укытучысы К. Сөләйманов үзенең федераль һәм региональ структураларга багышланган дәресендә интерактив чаралар кулланды. Шулай ук муниципаль баскыч һәм иҗтимагый совет сораулары да күтәрелде.

10-11 нче сыйныф  укучылары алдында район башлыгы  М.Зиатдинов район Советы эше  турында чыгыш ясады һәм сорауларга  җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International