Бу зона арасында узган конкурста 4 номинация буенча да Югары Осланлылар җиңде.
Яшел Үзән шәһәрендә узган Идел буе зонасының үз районнарында җиңеп килгәннәр катнашты бу конкурста.
Мондый конкурслар һәрвакыт бәйрәм. Кешеләр үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәтергә әзер. 6 номинациядән 4 сендә Дана Зарипова, Алексей Цветков, Константин Хватков, Вера Сорокина районга җиңү алып кайттылар.
Барлык җиңүчеләр 4 нче мартта Казанга тантаналы чарага бүләкләүгә чакырылдылр.
Конкурста катнашучылар барысы да район башлыгы М.Зиатдинов һәм район хатын-кызлары Советы җитәкчесе Фәридә Янтыковага булышлыклары өчен зур рәхмәт белдерәләр.