Бокс буенча уңышлар

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Казанның бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә бокс беренчелегенә ярышлар узды.

Бу ярышларда республиканың район һәм шәһәрләреннән 167 яшь спортсмен катнашты. Анда районыбызның Яшьләр клубы спортсмены Роберт Масленников үзенең наставнигы В.Платцев җитәкчелегендә 3 нче урынга чыкты.

-    Бу улымның беренче җиңүе, тагын да җиңүләр булыр дип ышанып калам, - ди Робертның әтисе Артем Масленников.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International