15 нче февраль “Россиянең истәлекле даталары” дигән Федераль Законы буенча Ватан чикләрендә хәрби вакыйгаларда катнашканнар истәлеге көне булып тора.
Шуңа күрә ул көн интернационалист сугышчыларга багышланган чараларга бай.
Быел интернационалистлар Афганистан сугышларында һәлак булганнарны искә төшерү өчен Геройлар паркында очрашты. Ул сугышта 14453 кеше һәлак булган, 10995 кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Ә Чечен сугышы яңа тарихта иң зур масштаб биләгән коточкыч сугыш булды. Кешеләр күп кырылды. Гомерләр өзелде...
Сугышчыларга багышланган зур концерт булды. Бәйрәм тантанасы барысының да күңелләренә хуш килде.