Кичә районның ял һәм культура паркында 2016 нчы елның Россия чаңгы ярышлары булып узды.
Быел ул Гашыйклар көненә туры килде һәм халыкка күңеллелек кенә өстәде. 10 градус салкын булуга карамастан, “Чемпион” спорт комплексы янына районның һәр почмагыннан халык җыелган иде.
Иртәнге сәгать 9.00 да ук Яшьләр клубы директоры Н.Котова килүчеләргә кайнар чәй ясап торды.
Тирә-якта күңелле музыка тавышы, кешеләр сөйләшүе...
Бар халыкны башта район башлыгы С.Осянин, Г.Камалетдинова, В.Абызов, А.Федотов котладылар.
Һәрбер оешмадан җитәкчеләр катнашуы бәйрәмгә ямь өстәде. Ярышта катнашучыларның иң кечесе – Кәрим Акбиров, 3 яшь; иң олысы – Кәрим Гайнуллин, 70 яшь; 60 яшьлек А.Картапов та бүләк алды.
Бар кешегә дә күңелле булды.