Районның төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлегенә бик еш түбәндәге сорауны бирәләр:
- Минем квартирамны су басса, нишләргә?
Әгәр квартиранызны су басса, иң беренче утны сүндерергә кирәк, аннан соң авария хезмәтен чакыртырга. Гаризаның номерын, исем-фамилия, кайда эшләвеңне язарга. Телефоннан гына шалтырату белән чиеләнмәгез, ә оешманың директорына гариза языгыз.
Тагын бу йортта яшәүчеләрнең имзаларын җыеп та тапшырырга кирәк. Гаризаны регистрировать итеп, оешманың штампын суктырырга һәм 2 экземплярда да номер куйдырырга кирәк.
Шуннан соң су агуның сәбәбен табарга һәм аны төзәтеп карарга кирәк. Фотообъектка яисә видеога төшереп алсагыз, бигрәк тә яхшы була. Фотолар төсле булса, бигрәк тә отышлы була.
Фактларны фиксировать иткәндә вакыйгалар бик төгәл язылган булырга тиеш.
Актны төзегәндә зур игътибарлык сорала.