Спартакиада нәтиҗәләре

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Кичә районның яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы А.Федотов V нче район Спартакиадасы нәтиҗәләрен оешма һәм предприятие җитәкчеләренә җиткерде.

Спартакиада спортның 11 төре буенча барды. Анда 18 команда катнашты, аның 8 е авыл җирлекләреннән иде. Барлыгы 250 кеше уйнады.

Нәтиҗәдә авыл җирлекләреннән Печище (башлык А. Шәмсетдинов), ә оешмалар арасыннан район Советы һәм Башкарма комитеты (Л.Никитина, Л.Хәкимҗанов) 1 нче урынга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International