25.11.2008 нче елның № 273-ФЗ “Коррупциягә каршы” дигән Федераль Законы нигезендә депутатлар һәм муниципаль службага караган затлар 2016 нчы елның 30 нчы апреленә кадәр үзләренең һәм гаилә членнарының доходлары һәм мөлкәтләре турындагы мәгълүматларны тапшырырга тиеш. Алдагы елларда ул мәгълүматларны район башлыгы, аның урынбасары, контроль – хисап Палатасы рәисе һәм авыл җирлеге башлыкларыннан гына соралган.
Моннан тыш депутатлар һәм аларның гаилә членнары чит илләрдәге счетларын ябарга тиеш, кыйммәтле кәгазьләр сатарга, чит илдә сакланган байлыкларын Россиягә кайтару да тыела.