Районның 85 еллыгына китап күргәзмәсе

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Районның Үзәк китапханәсендә быелгы елның октябрендә билгеләп үтеләчәк районның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе еештырылды.

Юбилей – ул үткәннәргә кире кайту, истәлекләрне яңарту, вакыйгаларны искә төшерү... Китап күргәзмәсендә дә шул максатлар чагылыш тапкан.

1 нче өлеше – районның визит карточкасы, анда район картасы урнашкан. Район турындагы мәгълүматлар: географик урнашуы, гербы һәм флагы, кеше саны, мәйданы, торак пунктларның исемлеге.

“Тарихи этаплар”, “Ослан җире”, “Монда – геройларның туган ягы”, “Туган як турында яратып” дигән бүлекләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International