Кичә Югары Ослан урта мәктәбендә “2016 нчы елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе” дигән конкурсның финалы узды. Районнан 16 укытучы катнашты анда, ә финалга 4 кеше чыкты: Сарбаева Наталья Павловна (Куралово), Хохлова Ирина Вячеславовна (Яр Морквашы), Сакина Людмила Александровна (Коргуза), Сабитова Руфия Радифовна (Иннополис шәһәре).
Нәтҗәдә Куралово мәктәбенең 5 нче сыйныф җитәкчесе Н.П.Сарбаева җиңде. Ул республика күләмендә конкурста катнашачак.