Февраль аенда район мәктәпләрендә Форпост отряды тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Советлар Союзы Георойлары – Татарстанлылар” дигән темага лекцияләр циклы уздырыла.
Татар Борнашы мәктәбе укучылары летчик Мәгүбә Сыртланова язмышын өйрәнүне максат итеп куйдылар. Чарада 56 укучы катнашты, ә Макыл мәктәбеннән бу теманы 100 кеше тыңлады.
Гомумән, форпост отрядының 32 члены 645 укучыга лекцияләр укыды.