Ватан өчен

2016 елның 20 феврале, шимбә

Кичә район культура йортында кеше бик күп җыйналды.

Анда Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт булды. Иң беренче булып халыкна район башлыгы Марат Зиатдинов котлады һәм барлык ир – затларга бәхет-шатлык теләде. Аннан соң сүз хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Р.Шакировка бирелде.

Җавап сүзе белән хәрби сугышларда катнашкан Василий Акулович үзенең Ватан өчен көрәшкән мизгелләре турында сүз әйтте.

Концерт бик матур һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International