Бу көннәрдә Югары Осланның янгынга каршы инспекциясе аеруча куркыныч тудырган гаиләләрнең торакларына кереп, берүзе яшәгән, эчүгә сабышкан, күп балалы, карт, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне йөреп, тикшереп чыгалар.
Чөнки Лениногорскида 5 бала янып үлгәннән соң бу борчулар тагын да артты,- ди янгынга каршы надзор инспекторы Ленар Мардегалимов.
Аланрның иң төп максаты – янгынны булдырмау профилактикасы. Бигрәк тә газ киселгән гаиләләргә төп игътибар юнәлтелә.