Опекуннар гаиләсе - яңа фатирда

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Шеланга авылының Морозовлар гаиләсе белән газета укучылар инде таныш. Узган елның сентябрь аенда аларның йортлары янды һәм Надежда Никоновна 3 оныгы белән урамда калды.

Бу көннәрдә генә бу гаилә яңа фатирга урнашты. Бу вакыйга, әгәр яхшы кешеләр, булышырга әзер торган күршеләре булмаса урыныннан кузгалмас иде әле.

Йорты янган көнне, олы яшьтәге хатын: “Инде нишләрмен?”- дип кычкырганда авыл җирлеге башлыгы В.Майоров: “Без Сезне урамда калдырмаячакбыз!” - дип үз карарын әйткән иде.

Бу сүзләрне район башлыгы Марат Зиатдинов та күтәреп алды. Районның халыкны социаль ярдәм итү бүлеге дә читтә калмады, бик күп әйбер, кием-салым, продуктлар белән булышты.

Менә район газетасы аларның яңа фатирында кунакта. Надежда Никоновна бар булышучыларга үзенең рәхмәтен алар аркылы тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International