Су юлыннан транспорт йөрмәячәк

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген, 24 нче февральдә сәгать 10.00 да һава торышы шартлары нигезендә эксплуатация оешмасы карары белән Казан - Югары Ослан, Яшел Үзән – Түбән Вязовые боз юллары буенча транспорт хәрәкәте туктатыла.

Россия чиктән тыш ситуацияләр идарәсенең Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, боз өстендә түбәндәге эшләрдән тыелырга кирәк:

- Балык тоту өчен бәкеләр ясамаска;

- Чикләтеп алынмаган җирләрдән йөрмәскә;

- Боз юлларыннан автобуслар йөрүен чикләргә;

- Билгеләнмәгән җирләрдән транспорт белән узмаска. Юлны кыскартам дип кешенең гомере өзелергә мөмкин.

- Хәләкәткә очраганда коткару өчен телефон барлык элемтәләр өчен дә 112 номеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International