ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов – бездә кунакта

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген безнең районга эш визиты белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов килеп китте. Үзенең визитын ул “Чемпион” спорт комплексын караудан башлады. Аннан соң “Кояшкай” балалар бакчасын, “Лабаз” сәүдә рәтләрен, Геройлар паркы мемориаль тактасын карап йөрде.

Шуннан соң район “Югары Ослан муниципаль районының  2015 нче елдагы социаль-экономик үсеш йомгаклары һәм 2016 нчы елга бурычлары” дигән темага Совет утырышында катнашты.

Район башлыгы Марат Зиатдинов йомгаклау саннары белән таныштырды, 2016 нчы елга бурычлар һәм максатлар турында сөйләде.

Шулай ук төп докладны Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова, “Таткрахмалпатока” җитәкчесе Альберт Проуофьев һәм район прокуроры Василий Егоров дәвам итте. Ахырдан Юрий Камалтынов Россия һәм республика бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International