Узган шимбәдә районның Э.Т.О. клубы “Иделкәем” театр коллективларының республикакүләм смотр - конкурсында Кама Тамагы районында булып кайтты. Алар тамашачыларга “Ассоль” дигән спектакль күрсәттеләр.
Э.Т.О. клубы инде 2001 нче елда оешкан. Анда 15-25 яшендәге яшьләр катнаша. Алар бигрәк тә классик репертуар, тәрбия юнәлеше, жанрларның төрлелеге белән аерылып тора. Спектакльләре тулы зал җыеп, бер кешене дә битараф калдырмый.
Бу юлы да җюри һәм тамашачы аларны күзен дә алмыйча карады һәм Э.Т.О. ТР ның Культура Министры биргән диплом алып кайтты.