Боз – ул шугалак формасындагы кар. Ул бигрәк тә автомобиль юлларында һәм тротуарларда ката. Шуңа күрә юл хәләкәтләренең күбесе шул бозлавык аркасында килеп чыга. Кеше я үзе таеп егыла, я аның өстенә килеп керәләр.
Бозлавыктан саклану кагыйдәләре:
- Аяк киемен дөрес сайлагыз;
- Куркыныч урыннарны зур саклык белән аяк астына игътибар белән карап үтегез;
- Автомобиль юлларын кисеп чыкканда ашыкмагыз, як-ягыгызга игътибар итегез;
- Аякларны тездән аз гына бөгеп, аяк киеменең табанына ныклап басыгыз;
- Кулларыгыз иректә булсын, авыр әйберләр күтәрмәгез, кулны кесәгә тыкмагыз;
- Олы яшьтәгеләр үзегез белән башына резина кадакланган таяк йөртегез;
- Егылганда арка белән төшәргә тырышмагыз, ул чакта баш мие селкенә һәм бу бик куркыныч.