Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Сезнең исегезгә агачларны куллану тәртибен тагын бер кат төшерәбез: “Идел буе урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе чикләрендә урнашкан урманнарны саклау, куллану буенча төп нигез булып лесоустройство материаллары тора.
Ел саен урманчылыкта өлгергән үсентеләрне егу буенча, санитар таләпләрне саклау, яшь үсентеләрне саклау, яктылык һәм чистарту эшләре буенча агачларны кисү эшләре бара. Монда агачларның яше дз исәпкә алына.
Яшькә карап кисүнең параметрлары да бар.
Кайвакыт урманны тыгызлыктан аеру, кирәкмәгән агачлардан аралау, породасын алыштыру өчен дә кисәргә мохтаҗ булалар. Барысы өстеннән дә дәүләт контроле куелган.