Халыкара гражданнар оборонасы көне 1931 нче елда барлыкка килә. Ә МОГО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 1972 нче елның 1 нче мартыннан бирле бәйрәм ителә. Бу бердәнбер халыкара дәрәҗәдә специальләшкән хөкүмәтара оешма.
Хәзерге көндә МОГО дәүләте булып 50 ил исәпләнә, 16 дәүләт наблюдательләр статусында 15 оешма аның ассоциациясе члены булып тора.
1993 нче елның 6 нчы маеннан бирле Россия Федерациясе дә аның составына керде.
Ел саен 1 нче мартта безнең район да планлы рәвештә бу бәйрәмне билгеләп үтә.
Анда Г ражданнар оборонасы темасына мәгълүмати һәм документаль фильмнар, класс сәгатьләре, конкурслар, викториналар күздә тотыла.