ООО «БарсЭлитСтрой» 5 нче ноябрьдә 24 квартиралы йортны инде төзеп бетергән иде. Бу көнгә кадәр анда квартиралар бүленеп бетмәгәнлектән кешеләр күченмәде.
Менә 25 нче февральдә районның ятим калган, төрле авыр хәлләрдә калган, ата-анасыз калган балаларга 15 квартира тапшырылды. Аларны котларга дип Казаннан ТР ның Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева килде.
Бу бәхетле гражданнар йортка ачкычны район башлыгы Марат Зиатдинов кулыннан алды.
Йортны салучы ООО «БарсЭлитСтрой» подряд оешмасы җитәкчесе Илһам Хөсәенов, участок башлыгы Ленар Габдрахманов район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.