Пенсионерлар шахмат уйный

2016 елның 26 феврале, җомга

24 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә пенсилонерлар арасында шахмат һәм шашка уены буенча зона ярышлары булды.

Әтнә, Арча, Яшел Үзщн, Лаеш, Питрәч, Югары Ослан районнары “Россия пенсионерлары Союзы”иҗтимагый оешмасы белән берлектә ярышларда актив катнашты.

Нәтиҗәләр буенча безнең район пенсионерлары 4 нче урынны яулады, ә Мөршидә Вафина  үзенең соперниклары арасында 1 нче урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International