Бүген Татарстанда 4 боздан йөрү юллары яңадан ачылды.
ГУ МЧС Россиянең РТ бүлеге баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ГИМС техник тикшерүләреннән соң бозның әле чыдамлы булуын белдерде.
Елга өстендә су юк. Көннәр дә салкынча. Шуңа күрә берничә көн боз аша йөрергә мөмкин.