Югары Осланда язгы кыр эшләренә хәзерлек башланды

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Район башлыгы Марат Зиатдинов язгы кыр эшләренә багышланган эшлекле утырыш уткәрде.

Бу утырыш «Восток Зернопродукт» Куралово филиалында авыл хуҗалыгы белгечләре, ишженерлар, агрономнар, фермер хуҗалыклары катнашында барды.

Катнашучылар башта мастерскойларны, ремонт техникасын карап йөрделәр, механизаторлар белән очраштылар.

Филиал җитәкчесе С.Баканов үз чиратында булган техника һәм көчле механизаторлар ярдәмендә язгы кыр эшләрен вакытында җиңеп чыгарга булуын әйтте. Тик бер гаилә булып, бер-береңә булышып эшләргә генә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International