Макыл мәктәбендә директорлар стажировка үтә

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Макыл урта мәктәбендә республика мәктәп директорларының “Предметларны яхшы үзләштерүгә юнәлтелгән сәләт” дип исемләнгән стажировка мәйданчыгы узды.

Мәктәп кунаклар алдында барлык мөмкинлекләрен дә күрсәтергә тырышты: ачык дәресләр дә, класстан тыш эшчәнлекне дә, методик берләшмәләрнең иҗади отчетын да, югары класс укучылары Советы эшен дә күрсәтелде.

Мәктәп директоры А.Баканова директорлар белән сәләтле балалар турында дискуссия уздырды.

Директор урынбасарлары Зиатдинова С.А., Тимиряева Л.А. семинар үткәрүдә барлык көчләрен куйдылар, мәктәп белән идарә итүнең барлык инновацион алымнарны да күрсәтергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International