ТНВ конференциясе

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Бүген район Советы залында “Татарстан – яңа гасыр”  Югары Ослан территориясе бүлегенең конференциясе булып узды.

Конференция эшендә район башлыгы урынбасары С.Осянин, РОД «Татарстан – новый век» - «Татарстан – яна гасыр» политсоветының референты Диләрә Хәмитова һәм 70 делегат катнашты.

Анда бу территориаль политсоветның эшчәнлеге, алга таба планнары, Совет членнарын сайлау кебек сораулар күтәрелде.

Соңыннан яңа Советның членнарын сайладылар. Аның рәисе итеп яңадан Р.К.Ахметшин, ә аның урынбасары итеп Евгения Агеева сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International