Авыл җирлекләре вәкилләре укуда

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

29 нчы февральдә район Советы залында  авыл җирлекләре башлыклары һәм  секретарьларының доход, расход, шәхси милекне офомлять итү сораулары буенча укыту семинары булып узды.

Шул документлар турындагы справкаларны тутыру турында практик күрсәтмәләр дә бирелде.

Аларга бу документларны тутырудагы үзгәрешләрне аңлаттылар.

Шуның өстенә документларны тапшыру сроклары һәм аның өчен җаваплылык кем өстенә төшкәнен дә азсызыкладылар.

Бу семинар коррупциягә каршы эшчәнлек кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International