Китапханә һәм музей эшчәнлегендә информацион ресурслар

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Кичә Югары Осланның Үзәк китапханәсендә районның 85 еллыгына багышланган “Китапханә һәм музей эшчәнлегендә информацион ресурслар” дигән семинар булып узды.

Китапханәнең әйдәп баручы белгечләре Сабирова Л.Р., Мельникова И.А., Александрова Н.В., Заляева А.И., Крымова Н.В. сайтлардагы музейлар турындагы мәгълүматлар, әдәби һәм туган як турындагы документларны табу, Туган якны өйрәнү тарихы темасына чыгыш ясадылар.

Ә туган ягыңа гражданлык һәм патриотик хисләр бик аздан – авылыңны, үзеңнең гаиләңне, андагы культураны, тирә-як табигатен белүдән башлана.

Без бик матур җирдә яшибез. Аның табигатен, үткән тарихын, бүгенгесен белү, ярату – безнең төп юнәлешебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International