26-28 нче февраль көннәрендә Саба районында Җәядән ату буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып узды.
Бу ярышларда Татарстан, Чувашия, Мари Эл һәм Удмуртиядән 150 кеше катнашты.
Безнең районнан Хваткова Анастасия, Яковлев Лев,Сунгатуллин Ильнур, БалашевДмитрий,Рябцов Данил, Хватков Илья, Хватков Константин составындагы команда барды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча “Блоклы җәя” классында Хваткова Анастасия 1 нче урынны яулады.